Юынчы авылында яшәүче Сафиуллин Хәбибулла Касыйм улын балалары юбилее белән котлый!
Юынчы авылында яшәүче әтиебез Сафиуллин Хәбибулла Касыйм улының 10 декабрьдә 65 яшьлек юбилее.
Аны чын күңелебездән котлыйбыз.
Бүген синең юбилеең, әти,
Алтмыш биш яшең – Ходай бүләге.
Син салучы шушы йорт нигезен,
Әни өчен тормыш терәге.
65 яшь ул ирләр өчен бары
Картлык чорының якты язлары.
Әле алда шаулап торган гомер,
Оныкларның күңел назлары.
Сәламәт бул, әти, гел елмаеп яшә,
Бәхет кунсын күңел түреңә.
Барыбызга канат, терәк булып,
Тайпылмыйча атла гомер үренә.
Ашлар тәмле әни кулы белән,
Йортлар ямьле әти тыны белән.
Йортыбызның утын сүндермичә
Яшәгез сез кайгылар күрмичә.
Өебез һәрчак ямьле, ризыклы булсын, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып, озак гомер безне сөендереп, шатландырып яшәргә язсын иде.
Сине яратып, тормыш иптәшең Розалия, улың Илфат, киленең Гөлсәрия, оныкларың Әмир, Әминә, киявең Рәсүл, барлык туганнарың исеменнән – кызың Лилия.
Нет комментариев