Яшел Үзән

Әйшәдә яшәүче ЗАРИПОВА РАЗИЯнең бүген, 3 гыйнварда, 60 яшьлек юбилее!

--, 3 гыйнвар 2019 - 07:10
605
0
0

Кадерле әниебез! Чын күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Исәнлектә, бәхеттә, шатлык-куанычлы көннәргә сөенеп, кайгы-хәсрәт күрми, әти белән тигезлектә, безгә шулай терәк булып, матур итеп яшәргә язсын.

Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа,
Кояшларга тиңе гомернең.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Таһир, кызың Рәмзия, киявең Илнар, оныкларың Ралинә белән Инзилә.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: