Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яз кояшы умырзаяларны үбеп уяткан мәлдә, безнең бик кадерле кешебез – апабыз Фирая Солтан кызы Хөсәенова дөньяга килгән.

16 марта 2020, 07:00

1131

0

0

Яз кояшы умырзаяларны үбеп уяткан мәлдә, безнең бик кадерле кешебез – апабыз Фирая Солтан кызы Хөсәенова дөньяга килгән.

16 мартта ул үзенең 80нче язын каршылый.
Күңелендәге изгелек, сабырлык, йомшаклык, туган җанлылык, тырышлык, мөлаемлек – мөгаен аңа кояш нурлары белән сеңгәндер. Гомер буе хат ташучы булып эшләгән, хөкүмәтнең иң олы бүләкләренә ия булган апабыз бүгенге көндә дә Яшел Үзән районы, Уразлы авылында дәрәҗәле, кадерле, балалары, туганнары, якыннарының җан җылысын тоеп, кадер-хөрмәттә яши. Ни кызганыч, 60 ел парлы булып яшәгән Фәрит җизниебез генә апабызны юбилее белән котлый алмый – ул вафат.
Без апабызны олпат юбилее белән ихлас котлыйбыз. Туачак таңнарының якты, төннәренең тыныч, көннәренең яңа сөенечләргә бай булуын телибез. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә яшә, апабыз – кадерлебез.

Сеңелләре Һиндия-Рафикъ, Халидә-Зөфәр, Яшел Үзән-Кукмара.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев