Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яшел Үзәндә яшәүче якын туганнарыбыз

01 января 2020, 09:00

869

0

0

Яшел Үзәндә яшәүче якын туганнарыбыз

Яшел Үзәндә яшәүче якын туганнарыбыз: абыебыз Рәшит Рафил улы 
Хәмидуллинны узган, апабыз Резедә Хәлим кызы Хәмидуллинаны булачак гомер бәйрәмнәре – 60 яшьлек юбилейлары һәм пар канатлар булып яши башлауларының 35 еллыклары – мәрҗән туйлары белән котлыйбыз!
Хөрмәтлеләребез! Сезне ихластан бәйрәмнәрегез белән тәбрик итеп, озын гомер, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәхетле тигез гомер кичерүегезне телибез! 35 ел дәвамында иңне-иңгә куеп, тормыш арбасын бергә тартып барасыз. Бер-берегезне кадерләп, һәрчак туры юлдан атлыйсыз. Һәр көн сезгә яшәү дәрте бирсен, тән саулыгы, рух ныклыгы, бәхет китерсен! Балаларыгызның яратуын, ихтирамын тоеп, гомер кичерергә язсын.
Бер-берегезгә ныклы терәк, 
Иптәш, сердәш булыгыз. 
Давыл-яңгырга бирешми, 
Гел янәшә торыгыз!
Алтмыш яшьне күпкә санамагыз,
Алтмыш булсын бары өтере.
Сәламәтлек, тыныч күңел белән,
Үткәрегез калган гомерне.
Изге теләкләр белән, сеңелләрегез Флюра һәм Әдилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев