Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яшел Үзәндә яшәүче сөйкемле сеңлебез Алсу Мансур кызы Фәйзуллина 15 августта 60 яшьлеген каршылый.

15 августа 2019, 08:00

721

0

1

Яшел Үзәндә яшәүче сөйкемле сеңлебез Алсу Мансур кызы Фәйзуллина 15 августта 60 яшьлеген каршылый.

Кадерле, сеңлебез! Сине иң зур, шатлыклы бәйрәмең, күркәм юбилеең белән котлыйбыз!

60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда синең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Сиңа бездән бер генә теләк - саулык, ә тән сихәтлеге ул – тигезлектә, иминлектә, бәрәкәтле озын гомер, чиксез шатлык, ак бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы. Киләчәктә балаларың вә оныкларыңнан гомер юлдашың Илдар белән берлектә игелек, шәфкать күреп, якыннарыңның кадер-хөрмәтендә, рәхмәтендә тормышка сөенеп яшәргә язсын.

«Алсу» – дигән исемең
Бигрәк килешеп тора.
Алсу нурлы, якты җанлы
Булгансыңдыр син шуңа.
Юбилеең белән котлап,
Зур бәхетләр сиңа телибез.
Үзең кешелекле булган өчен
Олылыйбыз бүген сине без.
Җиләкле җәйләрдә тугангамы
Күңелеңдә һәрчак игелек
Кылган яхшылыгың кире кайтып,
Күрсәң иде үзең игелек.


Сине яратып, тирән хөрмәт белән, Идиятуллиннар гаиләсе.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев