Яшел Үзән

Яшел Үзәндә яшәүче әниебез МӘРЗИЯ ЗАКИР КЫЗЫ ҖӘЛӘЛЕТДИНОВАны котлыйбыз!

--, 22 март 2019 - 08:56
640
1
2

Олы Шырдан авылында туып-үскән, бүгенге көндә Яшел Үзән шәһәрендә гомер итүче әниебез МӘРЗИЯ ЗАКИР КЫЗЫ ҖӘЛӘЛЕТДИНОВАга 
21 мартта 80 яшь тулды.   

Кадерле әниебез! Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле, үрнәк кеше, таянычыбыз, ышанычлы киңәшчебез. Сиңа язгы кояш нурларыдай матур-аяз көннәр, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы телибез. Гел шулай көләч-ягымлы булып, без-балаларың, онык­ларыңның игелеген, рәхәтен күреп, озак яшә! 

Әле тагын бик күп еллар
Сөенеп типсен синең йөрәк!
Син – безнең бердәнберебез,
Син,әни,безгә бик кирәк!

Иң изге теләкләр белән, кызларың-кияүләрең, онык-оныкчыкларың, кодагыйларың һәм барлык туганнарың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 23 март 2019 - 14:05
    Без имени
    БАКЧАЧЫЛАР ИСЕМЕННЭН МИНДЭ ТЭБРИК ИТЭМ. БИК УНГАН БУЛГАН кинэшлэрен биреп тора.