Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яшел Үзәндә яшәүче Нәфисә Илдар кызы Баһавиеваны юбилее белән котлыйбыз!

26 марта 2021, 05:00

369

0

0

Яшел Үзәндә яшәүче Нәфисә Илдар кызы Баһавиеваны юбилее белән котлыйбыз!

Кадерлебез! Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр, сәламәтлек, кояштай озын гомер телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле туганыбыз, һәрвакыт шулай киң күңелле, ачык йөзле булып кал. Терәгең – тормыш иптәшең Фәргать Габделхак улы белән тигезлектә һәм иминлектә, якыннарыгызның игелеген күреп, озак еллар гомер итәргә язсын.

Дөньядагы һәр яхшылыктан,
Өлеш чыксын сезгә мул гына.
Без телибез сезгә ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.

Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелләрдә калсын уелып.
Тәбриклибез сезне чын күңелдән,
Барыбыз бергә җыелып.

Изге теләкләр белән, Фәрзәнә һәм Касыйм Хәлиуллиннар гаиләсе, апагыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X