Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яшел Үзәндә яшәүче САФИУЛЛИН ИЛДАР ИСКӘНДӘР УЛЫн котлыйбыз!

09 ноября 2018, 09:08

2130

0

0

Яшел Үзәндә яшәүче САФИУЛЛИН ИЛДАР ИСКӘНДӘР УЛЫн котлыйбыз!

Кабатланмас матур төсләргә күмелгән алтын көздә олы хөрмәткә лаек, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер булган кодабыз Яшел Үзәндә яшәүче САФИУЛЛИН ИЛДАР ИСКӘНДӘР УЛЫн 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Кода, син кодагыйның, балаларның таянычы, кадерлесе, туганнарыңның хөрмәтле, үрнәк өлгесе булып, гомер көзенә аяк басасың. Матур да, җылы да, мул да, югалтуларсыз да булсын әлеге чор синең өчен. Киләчәктә якыннарыңның җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта озак еллар бергәләшеп яшәргә насыйп итсен.

Һәрчак шулай гүзәл парлар булып,
Җитәкләшеп тормыш итегез.
Шатлыкларны тигез итеп бүлеп
Гомер юлын бергә үтегез.

Изге теләкләр белән, кода-кодагыйларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X