Яшел Үзән

Яшел Үзәндә яшәүче кадерле әниебез РӘМЗИЯ ГОСМАН КЫЗЫ ЯРУЛЛИНАны юбилее белән котлыйбыз!

--, 12 апрель 2019 - 08:52
576
0
2

Олы Ачасыр авылында туып үскән, бүгенге көндә Яшел Үзәндә яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез РӘМЗИЯ ГОСМАН КЫЗЫ ЯРУЛЛИНАны юбилее белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. 

Сөекле әниебез! Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан сихәте, сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, әтиебез белән тигезлектә гомер итүеңне телибез. Барсы өчен дә бик зур рәхмәт. 

Бер-беребез өчен җилкән булып,
Йөзеп чыгыйк тормыш диңгезен.
Син – терәгем булсаң, бар давылны
Җиңәргә дә әзер мин үзем.

Ак әби һәм Ак бабайлар булып,
Оныкларга киңәш бирербез.
Нинди уллар, кызлар үстердек! – дип,
Рәхәтләнеп сөенеп йөрербез.

Сине яратып, тормыш иптәшең Исмәгыйль, балаларың Азат, Гүзәл, киявең Ирек, киленең Гүзәл, оныкларың Камилә, Кәрим, Ясминә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: