Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яшел Үзәндә яшәүче кадерле әниебез МИНҺАҖЕВА ФӘҮЗИЯ АБДУЛЛА КЫЗЫн юбилее белән котлыйбыз!

20 апреля 2018, 08:45

1395

0

2

Яшел Үзәндә яшәүче кадерле әниебез МИНҺАҖЕВА ФӘҮЗИЯ АБДУЛЛА КЫЗЫн юбилее белән котлыйбыз!

Түбән Урысбагада туып, Яшел Үзәндә яшәүче кадерле әниебез МИНҺАҖЕВА ФӘҮЗИЯ АБДУЛЛА КЫЗЫн 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, «җан җимешем, балам», дип, чын күңелдән борчылучы әниебез. Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуын телибез.

Барлык туганнар исеменнән балаларың.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X