Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яшел Үзәндә яшәүче кадерле кешебез ХАЛИДӘ ГАРӘФЕТДИН КЫЗЫ СӘЛАХОВАның бүген олы бәйрәме – юбилее

01 мая 2019, 08:52

2169

0

0

Яшел Үзәндә яшәүче кадерле кешебез ХАЛИДӘ ГАРӘФЕТДИН КЫЗЫ СӘЛАХОВАның бүген олы бәйрәме – юбилее

Олы Ачасырда туып, бүгенге көндә Яшел Үзәндә яшәүче кадерле кешебез ХАЛИДӘ ГАРӘФЕТДИН КЫЗЫ СӘЛАХОВАның бүген, 1 майда, олы бәйрәме – 80 яшьлек юбилее.

Газизебез! Шушы иң матур көн белән без сине ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Син май аеның барлык гүзәл сыйфатларын үзеңә җыйгансың: кояш кебек җылы һәм ягымлы да, беренче чәчәкләр кебек гүзәл дә, яңа шыткан бөреләрдәй эчкерсез дә, аяз күк йөзедәй киң күңелле дә. Син безгә үзеңнең бар назыңны биреп, дөньябызны яктыртып яшисең. Алдагы көннәрдә дә саулык-сәламәтлектә күңел тынычлыгы белән, балаларың, оныкларың һәм оныкчыкларыңның кадер-хөрмәтенә, мәхәббәтенә төренеп, озын гомер кичерүеңне телибез.

Безнең күңел һәрчак сиңа
Тели иң изге теләк.
Җир йөзендә синнән башка
Беркем юк кадерлерәк.

Әни, чәчең ап-ак болыт,
Карашларың таң нуры.
Син бит, әни, безнең өчен
Бәхетләрнең иң зуры.

Сине яратып, балаларың Фәрит, Фәридә, Рәисә һәм оныкларың Динә, Айдар, Кәрим.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев