Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яшел Үзәндә яшәүче кадерле апам Гөлшат Рашат кызы Әхмәтшинага 19 декабрьдә 55 яшь тула.

19 декабря 2020, 06:00

707

0

0

Яшел Үзәндә яшәүче кадерле апам Гөлшат Рашат кызы Әхмәтшинага 19 декабрьдә 55 яшь тула.

Апа, сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз, барлык кылган изгелекләрең, ярдәмең өчен мең рәхмәт. Синнән дә сабыр апалар бармы икән тагын?! Апа, син минем кояшым, синең һәркемгә җылың җитә. Озак еллар бергә-бергә исәнлек белән яшик.

Һәр көн сине котлап кояш чыксын,
Сине назлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып,
Көн артыннан көннәр үтсеннәр.

Күңел күгең һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын.
Аннан кадерлерәк нәрсә бар?!

Юлларыңа ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Кайгы-хәсрәт баш очыннан узсын –
Шул теләкләр бездән үзеңә.

Апа, сине яратып, сеңелең Гөлназ-Ринат, Алмаз, Ләйсән-Ранил, Зилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев