Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яшел Үзәндә яшәүче Гомәр Гыйләжетдин улы Камалиевның 1 ноябрьдә 80 яшьлек юбилее!

30 октября 2020, 06:00

714

0

2

Яшел Үзәндә яшәүче Гомәр Гыйләжетдин улы Камалиевның 1 ноябрьдә 80 яшьлек юбилее!

Кадерле әтиебез, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклау чыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта картаерга насыйп булсын үзегезгә!

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, киявең.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев