Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яшел Үзәндә гомер итүче әтиебез Нургизәр Нурул улы Абдрахмановны 18 майда булачак олуг юбилее белән котлыйбыз!

18 мая 2021, 06:00

574

0

0

Яшел Үзәндә гомер итүче әтиебез Нургизәр Нурул улы Абдрахмановны 18 майда булачак олуг юбилее белән котлыйбыз!

Кадерле әтиебез, дәү әтиебез! Сиңа озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, борчу-мәшәкатьсез имин көннәр телибез.
Әти, син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, оныкларыңа ягымлы дәү әти. Йортыбызның нуры, тормышыбызның терәге булып, кадер-хөрмәттә, әниебез белән тигезлектә, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак гомер итәргә язсын сиңа.

Чын йөрәктән яздык бу юлларны,
Кабул итеп алчы, әтиебез.
Исән-имин, бәхетле бул,
Яшик әле озак бергәләп.
Әти сүзе, киңәшләрең,
Безгә әле һаман бик кирәк.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең, Илгизәр-
Луиза, Роман-Эльвира, Аяз, Артур, Азат, Элина.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев