Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яшел Үзәндә гомер итүче хөрмәтле Илсөяр җизни һәм Зәйнәп апа Сәлахиевларны чын күңелдән котлыйбыз!

06 мая 2018, 08:17

1424

0

1

Яшел Үзәндә гомер итүче хөрмәтле Илсөяр җизни һәм Зәйнәп апа Сәлахиевларны чын күңелдән котлыйбыз!

Икесе дә Олы Шырдан авылында туып, бүгенге көндә Яшел Үзән шәһәрендә гомер кичерүче хөрмәтлеләребез Илсөяр җизни һәм Зәйнәп апа Сәлахиевларның бергә тормыш корып яшәүләренә бүген, 6 майда, 55 ел тула.

Алар ике кыз һәм бер ир бала тәрбияләп олы тормыш юлына чыгардылар. Җизни хезмәтне, спортны яратты, эчмәде, тартмады. Яшьлегендә күп тапкырлар авылларда Сабан туе батыры калып, яшьләргә үрнәк сыйфатлар күрсәтте. Төрле елларда эштән бирелгән Мактау Грамоталары әле дә саклана.
Ә Зәйнәп апа яхшы әни, тәмле пешерүче хуҗабикә, тугрылыклы тормыш иптәше, җизнинең таянычы булды.
Сезгә иман ныклыгы, бәрәкәтле тигез тормыш, саулык-сәламәтлек, балалар һәм оныкларыгызның сезне шатландырып яшәүләрен телибез.

Яратып һәм олылап: энегез Ильяс, сеңлегез Сания, киленегез Рәйханә.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X