Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яшел Үзәндә гомер итүче ХӨСНЕТДИНОВ ИЛГИЗ БОРҺАН УЛЫн юбилее белән котлыйбыз!

17 августа 2018, 09:16

1435

0

1

Яшел Үзәндә гомер итүче ХӨСНЕТДИНОВ ИЛГИЗ БОРҺАН УЛЫн юбилее белән котлыйбыз!

Олы Ачасырда туып үскән, хәзерге вакытта Яшел Үзәндә гомер итүче, гаиләбезнең ышанычлы терәге, кадерле әтиебез һәм тормыш иптәшем ХӨСНЕТДИНОВ ИЛГИЗ БОРҺАН УЛЫның гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее. Кадерлебез, матур юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син киң күңелле, олы йөрәкле, гаиләдә хәстәрлекле, горурланырлык әти һәм ир. Һәрвакытта да шулай изге күңелле булып кал. Бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Киләчәктә дә эшеңдә уңышлар, корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарыңның кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-озак бәхетле гомер кичерүеңне телибез.

Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.

Изге теләкләр белән, сине яратып, тормыш иптәшең Фәүзия, балаларың Эльвира-Булат, Рөстәм-Динара, оныкларың Эльвина, Йосыф, Муса.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X