Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яшел Үзәндә гомер итүче КАЮМОВА РОКЫЯ СӘМИГУЛЛА КЫЗЫн чын күңелдән тәбрик итәбез!

13 июня 2018, 09:30

1024

0

0

Яшел Үзәндә гомер итүче КАЮМОВА РОКЫЯ СӘМИГУЛЛА КЫЗЫн чын күңелдән тәбрик итәбез!

Татар Әҗәле авылында туып, Яшел Үзән шәһәрендә гомер итүче киленебез, туган апабыз КАЮМОВА РОКЫЯ СӘМИГУЛЛА КЫЗЫның июнь аенда гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

Туганыбыз, сине юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа киләчәктә  авырмый, хәсрәтләр күрми, тигез бәхетле картлык кичерергә язсын. Якты дөньяларда  яшисе  көннәрең тынычлык, иминлек, муллык белән дәвам итсен. Гаиләгездә мәхәббәт җылысы сүнмәсен, суынмасын. Тәннәреңә сихәтлек, озын гомер телибез.
Аллаһ Тәгалә булган исәнлекләрдән, саулык­лардан, тапкан маллардан аермыйча, бәрәкәтен тоеп, тормыш иптәшеңнең, үстергән  балаларыңның игелекләрен  күреп, картлыккача яшәргә язсын. Амин.

Телибез сиңа хәләл ризык,
Тынычлык һәм саулык, бәрәкәт.
Гаиләгезне һәрчак читләп үтсен
Кайгы-хәсрәт, сагыш, мәшәкать.

Ихтирам белән, Зарифуллиннар, Минһаҗевлар, Сәфәровлар гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X