Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче кадерле әниебез Эльмира Мозаффар кызы Гафурҗанова 30 июльдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

30 июля 2020, 05:00

513

0

0

Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче кадерле әниебез Эльмира Мозаффар кызы Гафурҗанова 30 июльдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Сау лык-сәламәтлек сине бер дә ташламасын. Безнең өчен син дөньяда иң кадерле кеше. Бала чагыбызда без агарткан чәчләрең, битеңдәге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде безне.Авыр сүзләр әйткән, рәнҗеткән булсак, гафу ит. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән озын-озак яшәгез.

Яшә, әни, йөзгә кадәр яшә,
Шат елмаю белән гомер ит.
Җиргә кояш ничек кирәк булса,
Син дә безгә шулай кирәк бит.

Чын йөрәктән яздым бу юлларны,
Кабул итеп алчы, әнием.
Исән -имин яшә, бәхетле бул,
Терәк булсын сина әтием.

Иң изге теләкләр белән, улың Радик, киленең Алина,
оныкларың Дамир, Динә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X