Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яшел Үзән шәһәрендә гомер итүче кадерле әниебез ГАНИЕВА ФИРДӘҮСӘ ХӘЙРЕТДИН КЫЗЫн олы юбилее белән котлыйбыз!

14 декабря 2018, 09:42

3128

0

0

Яшел Үзән шәһәрендә гомер итүче кадерле әниебез ГАНИЕВА ФИРДӘҮСӘ ХӘЙРЕТДИН КЫЗЫн олы юбилее белән котлыйбыз!

Кадерлебез! Тормышыбызның таянычы, терәге булып, кадер-хөрмәттә, әтиебез белән тигезлектә, яшәүдән ямь табып, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерергә язсын сиңа!

Әни, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак була
Кайгыларың булса, югала.

Уйлама әле, картаям дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.

Иң изге теләкләр белән, барлык туганнарың, кызың Ландыш, киявең Ренат, оныкларың Фәнил һәм Рәнил.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X