Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яшел Үзән районы Югары Урысбага авылында яшәүче кадерле кешебез Илдус Рәшит улы Гыйләҗевнең 26 майда 60 яшьлек олы юбилее!

27 мая 2020, 07:00

559

0

0

Яшел Үзән районы Югары Урысбага авылында яшәүче кадерле кешебез Илдус Рәшит улы Гыйләҗевнең 26 майда 60 яшьлек олы юбилее!

Тормыш киңлекләрен иңләгәндә пар канатым булып, борчу-мәшәкатьләремне, шатлыкларымны бүлешеп яшәүче, минем өчен ныклы терәк, балаларыбыз өчен кайгыртучан Әти, оныкларыбыз өчен яраткан Дәү Әти булган якын кешебезне ихлас күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз!
Кадерлебез! Саулыгың ныклы, гомерең озын булсын, бәхет касәң тулып торсын. Пар канатларыбыз каерылмый, балалар игелегенә куанып, сөеп-сөелеп, имин һәм мул тормышта, гомернең һәр мизгеленнән тәм табып, безгә терәк булып, күңел тынычлыгы белән яшәргә язсын иде сиңа.

Гомер үтә, олыгаям димә,
Үзгәрмибез, акыл җыябыз.
Гөрләп торган зур гаилә булды,
Яшьлектәге корган оябыз.

Кайгы-хәсрәт мәңге юл тапмасын
Безнең тату, бердәм ояга.
Пар канатлы булып тигез яшик,
Бәхет-шатлык татып дөньяда.

Иң изге теләкләр белән, сине яратып, тормыш иптәшең Хания, балаларын, киявең, киленең һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев