Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яшел Үзән районы Күгеш авылында яшәүче тормыш иптәшем, әтиебез Илшат Шәүкәт улы Зәйнуллинның 3 август та 50 яшьлек юбилее. Аны чын күңелдән олы бәйрәме белән котлыйбыз!

03 августа 2020, 06:00

934

0

1

Яшел Үзән районы Күгеш авылында яшәүче тормыш иптәшем, әтиебез Илшат Шәүкәт улы Зәйнуллинның 3 август та 50 яшьлек юбилее. Аны чын күңелдән олы бәйрәме белән котлыйбыз!

Һавадан йолдыз, алтын таулар
Бүләк итәлмим сиңа.
Сине бәхетле итә алсам,
Бары шул җитә миңа.

Яхшы ата да син, яхшы ир дә,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,
Туган көнең белән котларга.

Синнән күчкән яктылыктан,
Нур сибелә тирә-юньгә.
Кайгы-хәсрәт күрми генә
Яшик шулай бергә-бергә.

Ак бәхетләр сиңа юлдаш булсын,
Үткән чакта гомер юлларын.
Онытма син авыр минутларда
Сине аңлар кеше – мин барын!

Яратып, тормыш иптәшең Гөлшат, улларың Инсаф, Булат.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X