Яшел Үзән

Яшел Үзән районы Кече Өтәк авылында яшәүче кадерле әниебез Фәйрүзә Хәлил кызы Гыйззәтуллинага 5 апрельдә 90 яшь тула.

--, 5 апрель 2021 - 06:00
167
0
0

Безнең әниебез сугыш чоры баласы. Авырлыкны, юклыкны күреп үскән. Шуңа да карамастан, тырыш, уңган, көләч йөзле, мәрхәмәтле булып кала белгән. Тормыш әниебезне нык сынады. Кайгы, югалтулар кичерсә дә, сабыр булып, үзен сынатмады.
Әниебез бүгенге көндә дә безгә зур терәк, киңәшчебез. Газиз балаларыңның игелекләрен күреп, оныкларга-оныкчыкларга сөенеп, кадер-хөрмәттә, яныбызда фәрештә кебек яшәвеңне телибез.

Иң изге теләкләр белән, улың, киленең, кызың, киявең, оныкларың, оныкчыкларың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: