Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яшел Үзән районы Карашәм авылында яшәүче кадерле әтиебез Рәшит Ярхәм улы Сираҗиевның 10 сентябрьдә 70 яшьлек юбилее

10 сентября 2021, 06:36

444

0

0

Яшел Үзән районы Карашәм авылында яшәүче кадерле әтиебез Рәшит Ярхәм улы Сираҗиевның 10 сентябрьдә 70 яшьлек юбилее

Кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау -сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның шәфкатен, мәрхәмәтен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп,
әниебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер ит!

Гомер үтте диеп уйлама,
Әнкәй исән, балаларың янда,
Бәхетле син, әткәй, дөньяда.
Авырлыклар килсә, елмаясың,
Нур чәчә күзләрең көлгәндә.
Кирәк чакта ярдәм кулы сузасың,
Шәфкатьле син һәрбер балаңа.
Әни белән бергә тормыш коруларына да быел 45 ел була!
Ашлар тәмле әни кулы белән,
Йортлар ямьле әти тыны белән.
Йортыбызның утын сүндермичә,
Яшәгез сез кайгылар күрмичә.

Гел шулай көләч, ягымлы булыгыз. Безне сөендереп, тигезлектә озак гомер итегез. Яратып, балаларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев