Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яшел Үзән районы Карашәм авылында гомер итүче әниебез Илһамия Галимҗан кызы белән әтиебез Хәмит Сәлимгәрәй улы Хәлиуллиннарның 6 июльдә кавышкан көннәре.

06 июля 2020, 06:03

698

0

0

Яшел Үзән районы Карашәм авылында гомер итүче әниебез Илһамия Галимҗан кызы белән әтиебез Хәмит Сәлимгәрәй улы Хәлиуллиннарның 6 июльдә кавышкан көннәре.

Кадерле әти-әни! Сезне чын күңелдән гомерегезнең тәүге уртак туе белән тәбрик итәбез! Инде 41 ел иңне-иңгә куеп, бер җан булып яшисез, алга таба да пар канатлы картлыклар насыйп итсен.

Әти белән Әни булгангадыр,
Бөтен яме бездә язларның.
Бәйрәмегез белән котлап сезне,
Бәхет тели кияү-кызларың.

Озак еллар шулай тәрәзләрдә
Балкып торса иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алса иде
Әти-әни, туган йортыбыз.

Саулык-сәламәтлек ташламасын, Ходай Тәгалә тигезлектә балаларның, оныкларның бәхетен һәм рәхәтен күреп яшәрлек озын гомерләр насыйп итсен үзегезгә.
Кияүләрегез, кызларыгыз, оныкларыгыз, кода-кодагыйлар, барлык туганнар исеменнән – Казанда яшәүче кызыгыз Гөлшат гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев