Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Васильевода яшәүче РИНАТ ХӘМИТ УЛЫ ДӘҮЛӘТШИНны котлыйбыз!

16 февраля 2019, 07:02

863

0

0

Васильевода яшәүче РИНАТ ХӘМИТ УЛЫ ДӘҮЛӘТШИНны котлыйбыз!

Апас районының Карабай авылында туып-үскән, бүгенге көндә Васильево бистәсендә яшәүче  РИНАТ ХӘМИТ УЛЫ ДӘҮЛӘТШИНның 16 февральдә 70 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле әтиебез! Шушындый зур бәйрәмеңдә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормышың иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч тормышта гомер ит! 

Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена!

Шуңа сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән,
Яшик әле, әткәй, бергәләп!

Иң изге теләкләр белән, әниебез Лениза, балаларың,  кияү-киленең, өч оныгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X