Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Урысбага авылында яшәүче әниебез ЛӘЛӘ НӘБИ КЫЗЫ ШАКИРОВАның бүген, 19 апрельдә, күркәм юбилее

19 апреля 2019, 08:43

1544

0

3

Урысбага авылында яшәүче әниебез ЛӘЛӘ НӘБИ КЫЗЫ ШАКИРОВАның бүген, 19 апрельдә, күркәм юбилее

Кадерлебез! Ихластан матур бәйрәмең белән тәбриклибез. Әни диеп әйтер кешең булу нинди бәхет бит ул! Шөкер, без дә синең кебек ярдәмчел, ягымлы, игелекле әниебез белән горурланып яшибез. Кайткан саен, тәмле ризыкларыңны пешереп, колач җәеп каршы аласың, изге теләкләрең белән озатып каласың. Киләчәктә дә шулай исәнлектә, тынычлыкта, кайгы-хәсрәт күрми, һәр туар көнгә шатланып яшәргә насыйп булсын. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен мең рәхмәт, әниебез!

Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа,
Кояшларга тиңе гомернең.

Яратып, улың Фәнис, киленең Альбина, оныкларың Алия, Аяз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Лэлэ, мин дэ сине гомер бэйрэме, юбилеен белән ихластан котлыйм, сине энкэебез бик хормэт итэ иде, (Фатхуллина Ханифэ),сиңа исэнлек, саулык, Жан тынычлыгы телим, балалар, оныкларнын хормэтен тоеп яшэргэ язсын.Фирдэусэ, Ханифэ кызы

    2
    X