Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Тугай авылында яшәүче кадерле әниебез Мәдинә Фатыйх кызы Шәмсиеваның 1 гыйнварда туган көне – 80 яшьлек олуг юбилее!

01 января 2020, 11:11

2685

0

0

Тугай авылында яшәүче кадерле әниебез Мәдинә Фатыйх кызы Шәмсиеваның 1 гыйнварда туган көне – 80 яшьлек олуг юбилее!

Сабыр, изге күңелле, нигезебезнең кояшы булган әниебез! Сине юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте телибез. Алдагы тормышыңда да балаларың, оныкларың, туганнарыңның игелеген күреп, тынычлыкта, муллыкта яшәргә насыйп булсын! Әниебез, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, сиңа озын гомер телибез. Көннәрең шатлык белән үтсен, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып яшә. Күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без, балаларыңа, яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, әни, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Җиткерәбез туган көнеңдә.
Үстердегез безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Иң изге теләкләр белән, 
балаларың, кияүләрең, 
киленнәрең, оныкларың һәм 
оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X