Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Тормыш юлын бергә башлагансыз – ахыргача бергә булыгыз. Яшел Үзән районы Карашәм авылында гомер итүче Фәридә һәм Равил Гыйзәтуллиннар гаиләсе 27 июньдә рубин туен билгеләп үтә.

26 июня 2020, 07:00

662

0

0

Безнең кадерлеләребез, әти-әни! Сезнең матур, күркәм бәйрәмегез безнең өчен дә куанычлы вакыйга. Сез безгә изгелек, татулык, тырышлык һәм сөю үрнәге булдыгыз. Киләчәктә дә бар якыннырыгызның күңел җылысын тоеп, исәнлек белән тиң-тигез гомер итүегезне телибез.

Сез булганда без бәхетле,
Нигезебез нурлы, сөйкемле.
Адашканда һәрчак юл күрсәтеп,
Яктыртучы йолдыз шикелле.

Авырлыклар туса бу тормышта,
Киңәш сорап сезгә киләбез.
Сездән күргән изгелекләр өчен,
Рәхмәт әйтеп, башны иябез.

Иң изге теләкләр белән, сезне яратып кызыгыз Рәвия, улыгыз Рәзим, киявегез Динар, киленегез Лилия, оныкларыгыз Ләйлә, Алсу, Руслан.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X