Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Түбән Урысбага авылында яшәүче туганыбыз Әнәс Абдулла улы Гыйләҗевның бүген – 15 гыйнвар көнне гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

15 января 2021, 07:01

572

0

0

Түбән Урысбага авылында яшәүче туганыбыз Әнәс Абдулла улы Гыйләҗевның бүген – 15 гыйнвар көнне гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

Кадерлебез, туган көнең белән котлыйбыз. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Сиңа алдагы көннәреңдә дә Резидә белән сәламәтлектә гомер итәргә, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, туганнарың белән аралашып яшәргә Ходай насыйп итсен.

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән,
Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Иң изге теләкләр белән, әниең һәм туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X