Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Татар Танаенда яшәүче сөекле әниебез РӘШИДӘ РӘХИМУЛЛА КЫЗЫ МОСТАФИНАны котлыйбыз!

26 апреля 2019, 08:04

1476

0

1

Татар Танаенда яшәүче сөекле әниебез РӘШИДӘ РӘХИМУЛЛА КЫЗЫ МОСТАФИНАны котлыйбыз!

Татар Танаенда яшәүче, безнең өчен яшәү өлгесе булган иң газиз кешебез, сөекле әниебез РӘШИДӘ РӘХИМУЛЛА КЫЗЫ МОСТАФИНАның бүген, 26 апрельдә, 65 яшьлек юбилее. 
Дистәләрне дистәләргә кушып гомер йомгак­ларын сүтсә дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яши белә ул. Бүгенге көндә дә ул безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы, гаилә учагын сүндерми саклаучы иң изге, иң илаһи зат.

Кадерлебез! Безне назлап үстергән кулларың беркайчан да сызламасын, туган өебез бусагасын бәхетсезлек атлап кермәсен. Киләчәктә дә сүнмәс коя­шыбыз булып кал!

Син соң әллә изге фәрештәме, 
Әллә инде тылсым иясе.
Йөрәк җырың өчен рәхмәт әйтеп,
Килә бүген башны иясе.

Гаиләбез ныклы булсын өчен,
Синең җылы, синең наз кирәк.
Синдә генә, бары синдә генә,
Барсын сыйдыручы зур йөрәк.

Рәхмәт сиңа, гомер буе безне
Сакладың  син хата-ялгыштан.
Синең өчен ныклы саулык, бәхет
Сорыйбыз без бүген язмыштан.

Иң изге теләкләр белән, әтиебез, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    С днём рождения жингя Рашида!!!!Здоровья и благополучия!!!!