Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Татар Танаенда яшәүче Илдар Тамимдар улы Гариповның бүген 70 яшьлек юбилее!

02 апреля 2021, 06:00

411

0

1

Татар Танаенда яшәүче Илдар Тамимдар улы Гариповның бүген 70 яшьлек юбилее!

Кадерле әтиебез! Чын йөрәктән туган көнең – гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа иң мөһиме сәламәтлек, күңел көрлеге, шатлыкларга бай көннәр, җан тынычлыгы телибез. Әни белән тигезлектә, кайгы-хәсрәт күрми, балаларыгызның, оныкларыгызның уңышларына сөенеп, туганнарыгызның ихтирамын тоеп, бәхетле, озын гомер кичерергә язсын. Әти-әни, киләчәктә дә өебезнең нуры булып, кайткан саен безне колач җәеп каршы алып яшәгез әле! Без сезне чиксез яратабыз!

Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа,
Кояшларга тиңе гомернең.


Яратып, әниебез, балаларың Лилия-Илдар, Ленар-Алинә, Гүзәл-Илсур, оныкларың Дамир, Рамазан, Әминә, Саидә, Индира, Адель исеменнән, кызың Лилия, киявең Рамил, Римма, Сафинә.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев