Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Татар Танаенда яшәүче ФӘРИТ ЯРУЛЛА УЛЫ ГӘБДЕРӘХИМОВка 85 яшь!

08 февраля 2019, 08:33

1115

0

0

Татар Танаенда яшәүче ФӘРИТ ЯРУЛЛА УЛЫ ГӘБДЕРӘХИМОВка 85 яшь!

Кадерле әтиебез, дәү әтиебез! Сине юбилеең белән котлыйбыз! Әти, син гаиләбезнең ышанычлы терәге, ярдәмчел, һәрвакыт безнең өчен тырышып яшисең. Инде тормышта үз юлыбызны табып, гаиләләр корып яшәсәк тә, әни белән һаман без дип, янып-көеп яшисез. Сезнең алда баш иябез, чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, балаларыңның, онык­ларыңның кадер-хөрмәтен күреп яшәвеңне телибез.

Алгы көннәрдә дә бәхетебез,
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.

Кояш җылысына җыелгандай,
Сыенабыз, әти, яныңа.
Тормыш ямен, матурлыгын тоеп,
Яшә, әти, яшә тагын да.

Сине яратып, кызларың-кияүләрең, улың-киленең, оныкларың һәм оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев