Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Татар Танаенда яшәүче Фәрит Ярулла улы Гаптрәхимовка бүген 87 яшь, ә гыйнвар аенда Рәминә Гаяз кызы белән бергә гомер итүләренә 61 ел булды!

05 февраля 2021, 08:00

302

0

0

Татар Танаенда яшәүче Фәрит Ярулла улы Гаптрәхимовка бүген 87 яшь, ә гыйнвар аенда Рәминә Гаяз кызы белән бергә гомер итүләренә 61 ел булды!

Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуыгыз, безнең шатлык-борчуларны йөрәгегез аша үткәреп, киңәш-табыш, ярдәм итеп торуыгыз өчен сезгә мең-мең рәхмәт. Кадерлеләребез, күркәм бәйрәмнәрегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Һәр туар таң шатлык белән атсын, Ходай саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын, иңнәрегездәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, тигезлектә, балалар һәм онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.

Әле һаман без дип яшисез сез,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, әткәй-әнкәй, сезнең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.

Яратып, балаларыгыз, кияүләрегез, киленегез, онык-оныкчыкларыгыз исеменнән – оныгың Рәзинә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев