Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Татар Танае мәктәбе директоры ВЕНЕРА ПАВЛОВНА ГАРИПОВАның гомер бәйрәме – туган көне

02 февраля 2019, 07:42

1424

0

1

Татар Танае мәктәбе директоры ВЕНЕРА ПАВЛОВНА ГАРИПОВАның гомер бәйрәме – туган көне

1 февральдә Афзал Шамов исемендәге Татар Танае гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры ВЕНЕРА ПАВЛОВНА ГАРИПОВАның гомер бәйрәме – туган көне. 

Безне илһамландыручы, яңа идеяләргә этәрүче җитәкчебез, хөрмәтле Венера Павловна! Юбилеегыз белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, тормышта оптимизм, иҗади уңышлар, бары тик күңелле вакыйгалар, гаилә бәхете телибез! 

Сез төзегән һәм бүгенге көндә дә җитәкләгән «Мәктәп» дигән кораб, төрле киртәләрне узып, бары тик дөрес агым белән генә алга йөзсен. 
Гадел җитәкче булу һәм командага ихтирам белән карау һәр җитәкчегә дә бирелми. Без бу яктан бик бәхетле. Үз эшегезнең остасы булу, заман сулышын тоеп, тарихны да онытмыйча, дөрес юл белән алга атлау – бу чын талант. Сезнең хезмәтегез һәрвакыт уңышларга ия булды, башкарган эшләрегез укучылар һәм әти-әниләр тарафыннан югары бәяләнде. Киләчәктә дә Сезнең белән укучыларга хөрмәт һәм мәхәббәткә ия булган «Мәктәп» дөньясында бер юлдан атлап, зур уңышларга ирешергә Ходай насыйп итсен. 

Хөрмәт белән, Татар Танае мәктәбе коллективы.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Туган көнегез белән, Венера Павловна! Иң изге теләкләр теләп калам.