Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Татар Танае авылында яшәүче тормыш иптәшем, әтиебез Хәмзә Кәлимулла улы Әюповның 14 октябрьдә олугъ юбилее!

14 октября 2020, 08:00

591

0

0

Татар Танае авылында яшәүче тормыш иптәшем, әтиебез Хәмзә Кәлимулла улы Әюповның 14 октябрьдә олугъ юбилее!

Кадерлебез! Сине чын күңелдән шушы матур бәйрәмең белән тәбрик итәбез! Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син! Биргән тәрбияңә, кылган изгелекләреңә чын күңелдән зур рәхмәт!
Сиңа нык сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы телибез. Гомер көзләреңдә балаларыңның игелеген, оныкларыңның рәхәтен күреп, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез булып, әниебез белән тигезлектә, муллыкта, бәрәкәтле гомер кичерергә язсын. Киләчәктә дә гаиләбезнең якты кояшы булып, безне сөендереп яшәсәң иде.

Олыгаям диеп һич кайгырма,
70 яшь ул – матур чак кына.
Балаларың, туганнарың белән
Кадерен белеп яшәр чак кына.

Шатлык-сөенечләр ташламасын,
Кайгы-борчу капка какмасын.
Ходай сине бары безнең өчен
Күз карасы кебек сакласын.

Иң изге теләкләр белән, сине яратып, тормыш иптәшең, балаларың, киленнәрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев