Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Татар Танае авылында яшәүче әтиебез Равил Шаһзадә улы Вафинның 20 октябрьдә 60 яшьлек юбилее!

20 октября 2020, 06:00

444

0

1

Татар Танае авылында яшәүче әтиебез Равил Шаһзадә улы Вафинның 20 октябрьдә 60 яшьлек юбилее!

Кадерле әтиебез! Сине чын күңелдән шушы матур бәйрәмең белән тәбрик итәбез! Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син! Биргән тәрбияңә, кылган изгелекләреңә чын күнелдән зур рәхмәт!
Сиңа озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Гомер көзләреңдә балаларыңның игелеген, оныкларыңның рәхәтен күреп, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез булып, әниебез белән тигезлектә, муллыкта, бәрәкәтле гомер кичерергә язсын. Киләчәктә дә гаиләбезнең якты кояшы булып, безне сөендереп яшәсәң иде.


Алтмыш яшең — Ходай бүләге.
Син салучы шушы йорт нигезен,
Әни өчен тормыш терәге.
Син өйрәттең үз үрнәгең аша
Бу тормышта яшәү серләрен.
Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит
Безне уйлап типкән йөрәгең.
Беркайчан да авыр сүз әйтмәдең,
Киңәшләрең булды үтемле.

Шуңадыр ул, яшибез без, әти,
Кызартмыйча синең битеңне.
Алтмыш яшь ул ирләр өчен бары
Картлык чорның якты язлары.
Әле алда шаулап торган гомер,
Оныкларның күңел назлары.
Рәхмәт әти, сиңа барсы өчен,
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Картлыгыңның якты язында.


Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Раушания, балдызың Ралия, балаларың Алисә, Алия, Ранил, кияүләрең Айрат, Ильнар, киленең Рузилә, оныкларың Самир, Аделина, Әскәр, Риана, Амелия, Рамина.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев