Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Татар Танае авылында яшәүче кадерле, сөекле әниебез Фирдәүсә Әхмәт кызы Әюпованың 14 декабрьдә туган көне!

14 декабря 2020, 06:00

367

0

0

Татар Танае авылында яшәүче кадерле, сөекле әниебез Фирдәүсә Әхмәт кызы Әюпованың 14 декабрьдә туган көне!

Кадерлебез, сине олы юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Әтие без өчен олы терәк һәм тугры тормыш иптәше, без – балаларың өчен – шат күңелле һәм кайгыртучан ана, оныкларың өчен яраткан дәү әни син. Барыбызга да төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы, гаилә учагын сүндерми саклаучы иң изге, иң кадерле илаһи зат! Чын күңелдән олы рәхмәтебез сиңа!
Алдагы көннәреңдә дә Ходай сине сәламәтлектән аермаса иде. Тормышыбыз ның яме булып, без – балаларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, оныкларыңның бәхетенә куанып, әтиебез белән бергә тигез, тыныч гомер кичерергә язсын сиңа.

Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, әни, синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.

Без телибез сиңа бәхет, шатлык,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү
Бәхет бит ул барыбыз өчен дә!

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең, балаларың, киленнәрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев