Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Татар Исламында яшәүче кадерлебез, гаиләбезнең горурлыгы ӘМИР МӘХМҮТ УЛЫ ЗАҺИДУЛЛИНга бүген — 50 яшь

07 июня 2019, 07:24

1137

0

8

Татар Исламында яшәүче кадерлебез, гаиләбезнең горурлыгы ӘМИР МӘХМҮТ УЛЫ ЗАҺИДУЛЛИНга бүген — 50 яшь

Барыбыз да җыелып аны шушы матур гомер бәйрәме белән ихлас котлап, иң матур, иң җылы теләкләребезне юллыйбыз. Син һәрвакыт ярдәмчел, туган җанлы, олы күңелле булдың. Алдагы тормышыңда да безнең белән бергә, саулык-сәламәтлектә, тормыш иптәшең белән пар канат, балаларыңның олы терәге булып тигезлектә яшәргә язсын. Җаваплы эшеңдә зур уңышлар, авырлыкларга, дөнья мәшәкатьләренә бирешмичә, шат һәм көр күңелеңне саклап, озак еллар туган якка багышлаган олы хезмәтеңне дәвам итәргә язсын. Улыбыз, абыебыз, энекәшебез, кылган изге гамәлләрең өчен Аллаһының олы рәхмәтенә ирешеп, хәерле, озын гомерләр насыйп итсен. Мең рәхмәт сиңа!

Гомер — тауга менеп төшү, 
Тау түбәсе — кыядыр.
 Кыя тик кыю кошларга — 
Бөркетләргә оядыр… 

50 яшьтә — Син кыяда: 
Күзеңнең очлы чагы, 
Болытларга атылырга 
Канатың көчле чагы. 

Бәйрәмең торсын җим булып — 
Бер алтын бөртек булып! 
Ходай бирсен: озак еллар 
Яшәргә Бөркет булып!

Яратып, әти-әниең, апаң, энекәшең гаиләсе һәм туганнарың.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X