Рус Әҗәле авылында гомер итүче сөекле әти-әниебез Радик һәм Гөлгенә Ибраһимоваларны юбилейлары белән котлыйбыз!
Рус Әҗәле авылында гомер итүче безнең өчен кадерле, сөекле әтиебез, әниебез, дәү әти-әниебез Радик һәм Гөлгенә Ибраһимоваларның 2 һәм 8 декабрьдә юбилейлары – 55 яшь тулган көннәре!
Кадерле әти-әниебез, сезгә булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Сезнең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле кешеләр бик сирәктер. Сез безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз, саклаучыбыз да. Безне үстергән, кеше иткән өчен, барыбыз да мең рәхмәтлебез. Сезгә озын гомер, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы телибез.
Киләчәктә балаларның һәм оныкларның игелеген күреп, кайгы-хәсрәтсез, бер-берегезне яратып, озак яшәргә насыйп булсын.
Сезне яратып, балаларыгыз Динар-Рәзинә, Булат-Зәринә, оныкларыгыз Әминә, Әскәр.
Нет комментариев