Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Редакциябезнең затлы чәчкәсе ГҮЗӘЛ ЮНЫС КЫЗЫ МИНҺАҖЕВАның туган көне!

10 декабря 2018, 08:42

1211

0

1

Редакциябезнең затлы чәчкәсе ГҮЗӘЛ ЮНЫС КЫЗЫ МИНҺАҖЕВАның туган көне!

Егерме елдан артык газетабыз­ның ныклы нигезен булдырып торучы, безнең хезмәт коллективында төгәллеге, таләпчәнлеге, тыйнаклыгы һәм искиткеч гүзәл елмаюы белән аерылып торган редакциябезнең нәфис һәм затлы чәчкәсе ГҮЗӘЛ ЮНЫС КЫЗЫ МИНҺАҖЕВАның матур юбилее. Бүген, 10 декабрь көнне, гомеренең беренче яртысын намусына тап төшерми, олы йөрәкле кеше булып узганы өчен тормыш аңа ике биш­лесен куячак.

Гүзәлебез! Син елларның хезмәт белән узган өлешен «Яшел Үзән»гә, якташларга һәм милләткә багышладың. Иҗат байлыгыңның, очлы каләмеңнең югарырак үрләргә ирешергә мөмкинлекләре чиксез булса да, районыбызда чыгучы бердәнбер татар басмасына тугры калдың, аның ышанычлы тоткасы булдың. Моның өчен без һәм барлык газета укучылар сиңа чиксез рәхмәтле.
Элек бу яшь пенсиягә китәргә хокук бирә иде, ә хәзер башкача! Синең әле яшь, чибәр, көчле һәм сәламәт булуыңны хәтта дәүләт тә таныды! Юбилейлы туган көнең белән котлыйбыз! Гүзәллегеңнең сулмавын, яхшылыгыңның бетмәвен, шатлыгыңның узмавын, ә бәхет белән мәхәббәтнең йөрәгеңдә мөлдерәмә тулы булуын, җаныңдагы йолдызлар балкышын сүндермичә, күңелеңдәге яшәүнең алкышын киметмичә, сәламәтлек дәрьясында коенып яшәвеңне телибез.

Яшьлек матурлыгы берни түгел,
Акыл матурлыгы йөзеңдә.
Бүгенгедәй бәхет көтсен сине,
Гомереңнең алтын көзендә.

Юллар кебек озын гомер сиңа,
Кайгы җиле бер дә тимәсен!
Заман кыраулары читләп үтсен,
Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен!

Ихлас теләкләр белән яратып, хөрмәт итеп, хезмәттәшләрең.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев