Редакциябезнең чәчәге ул
Бүген “Яшел Үзән” редакциясендә иң җаваплы хезмәтне башкаручы – веб-редактор, корректор Инзилә Зыятдинованың туган көне. Зур булмаган коллективыбызның иң яшь, иң гүзәл, сөйкемле кызы ул. Шуңа да без аңа яратып, “кызым” дип тә эндәшәбез әле кайчак. Аңа бүген кабат 18 тулды!
Инзилә, һәрвакыттагыча шат күңелле булып кал, иң мөһиме исәнлек, гаилә, хатын-кыз бәхете телибез. Ирең яратып кына торсын үзеңне. Ә без сине хөрмәт итәбез, яратабыз. Бәхетле бул!
Иң изге теләкләр белән, “Яшел Үзән”леләр.
Нет комментариев