Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әрә авылында яшәүче иң кадерле кешебез – әниебез Гөлфинә Фәрит кызы Валееваның 11 апрельдә 50 яшьлек юбилее!

11 апреля 2020, 07:00

643

0

0

Әрә авылында яшәүче иң кадерле кешебез – әниебез Гөлфинә Фәрит кызы Валееваның 11 апрельдә 50 яшьлек юбилее!

Кадерлебез, сине ихлас күңелдән матур бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, әтиебез белән бергә гел шулай бәхетле, озын гомер кичерүегезне телибез.
Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбыз ның яме, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа! Күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, без – балаларыңа яшәеш чыганагы булып яшәвеңне телибез.

Сине яратып, тормыш иптәшең Фәнис, балаларың Әлфинә, Алинә, Гөлзирә, кияүләрең Әскәр, Илнар, оныкларың Сафия,Йосыф.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев