Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Осиново бистәсендә гомер итүче хөрмәтле коллегабыз Гөлинә Рөстәм кызы Саттарованы 55 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз.

10 сентября 2021, 08:01

402

0

0

Осиново бистәсендә гомер итүче хөрмәтле коллегабыз Гөлинә Рөстәм кызы Саттарованы 55 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз.

Акъегет мәктәбендә 25 ел эшләү дәверендә укытучы һәм җитәкче буларак безнең күңелләргә олы җанлы, изге йөрәкле, нурлы йөзле, киң күңелле, төпле киңәшче буларак кереп калдыгыз.
Сезгә сәламәтлек, күңел көрлеге, озын бәрәкәтле гомер, эшегездә зур уңышлар, гаилә бәхете телибез. Һәрвакытта да шулай сабыр, ярдәмчел, кешелекле булып калыгыз.

Олы җанлы, изге йөрәк сездә,
Кояштай нур сирпеп яшисез.
Җылыгыз җитә безнең
һәммәбезгә, 
Иң кадерле, күркәм кеше сез!


Сезгә йөрәк түрендә булган хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белән,
Акъегет мәктәбе коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X