Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Якедә гомер итүче кадерле әтиебез Рөстәм Фатыйх улы Вәлиевне 70 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз!

14 августа 2020, 07:00

369

0

0

Олы Якедә гомер итүче кадерле әтиебез Рөстәм Фатыйх улы Вәлиевне 70 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз!

Әти! Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа Ходай!

Тормыш күгең кайгыларсыз, аяз булсын,
Һәр иртәдә сине бәхет көтеп торсын.
Һәр туар көн муллык-шатлык бүләк итсен,
Гомер юлларың еракларга дәвам итсен.

Сине яратып, улларың, киявең, оныкларың исеменнән – кызың Гөлнара гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X