Яшел Үзән

Олы Яке авылында яшәүче РИЗӘЛӘ РИЗВАН КЫЗЫ НАЗЫЙРОВАның бүген, 9 июльдә, 50 яшьлек юбилее

--, 9 июль 2018 - 09:58
659
0
1

Кадерлебез! Туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай гүзәл бул, дөньяның барлык рәхәтен күреп, тигезлектә, барына шөкер итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

50 яшең килеп ишек каккач,
Мендем димә яшьнең түренә,
Күңелеңдә калсын яз чуагы,
Гомер үтә диеп сүрелмә.

Котлы булсын синең туган көнең,
Шатлык белән үтсен һәр көнең,
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең.

Яратып, туганнарың, балаларың һәм ирең Рамил.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: