Яшел Үзән

Олы Шырдан авылында яшәүче кадерле әнкәебез ГАЛИУЛЛИНА ДАНИЯ ЛОТФУЛЛА КЫЗЫна бүген – 80!

--, 11 апрель 2018 - 11:09
429
0
3

Олы Шырдан авылында яшәүче кадерле әнкәебез ГАЛИУЛЛИНА ДАНИЯ ЛОТФУЛЛА КЫЗЫн ихлас йөрәктән матур бәйрәме – 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.


Әнкәебез! Сиңа нык сәламәтлек, күңел көрлеге, бәрәкәтле тормыш, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп кадерле кеше булып яшәргә язсын.

Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,
Тыныч булсын һәрчак җаннарың.
Кочак-кочак бетмәс куанычлар
Төяп килсен туар таңнарың.

Рәхәт яшә, сәламәт бул,
Сызламасын аяк-кулларың.
Тынычлыкта гомер итеп,
Үтсен синең гомер юлларың.

Иң изге теләкләр белән, кияүләрең Рагыйп, Ринат, кызың Розалия, оныгың Альбина, оныкчыкларың Камилә һәм Самирә.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: