Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Шырдан авылында яшәүче Алия Гадил кызы Талипованы – кадерле тормыш иптәшемне, яраткан әниебезне, дәү әниебезне 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

23 мая 2020, 07:00

665

0

2

Олы Шырдан авылында яшәүче Алия Гадил кызы Талипованы – кадерле тормыш иптәшемне, яраткан әниебезне, дәү әниебезне 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез.
Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син.

Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа,
Кояшларга тиңе гомернең.

Кояш көлсен, язлар сиңа
Кочак-кочак чәчәк китерсен.
Язлар белән бергә бәхет,
Шатлыкларга шатлык өстәлсен.

Иң изге теләкләр белән, сине яратып, тормыш иптәшең Әнәс, балаларың Гөлия, Гөлназ, Илназ, кияүләрең Артур, Айнур, оныкларың Азамат, Зөһрә.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X