Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Ачасырда яшәүче кадерле әниебез Асия Гумәр кызы Гыйниятуллинаның 60 яшьлек юбилее.

03 марта 2020, 07:00

519

0

1

Олы Ачасырда яшәүче кадерле әниебез Асия Гумәр кызы Гыйниятуллинаның 60 яшьлек юбилее.

Кадерле, газиз әниебез! Ихлас күңелдән гомер бәйрәмең – туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы, ярдәмчел һәм изге күңелле булып кал. Балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, әти белән тигезлектә яшәргә насыйп булсын. 
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу,
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса — уртак була,
Кайгыларың булса — югала.

Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Яратып, әтиебез, кызың, улың, 
кияү-киленең, оныкларың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев