Яшел Үзән

Олы Ачасырда яшәүче иң кадерле кешебез ШАКИРОВА ӘМИНӘ КАСЫЙМ КЫЗЫн олы юбилее белән котлыйбыз!

--, 11 февраль 2018 - 08:03
469
0
1

Олы Ачасырда яшәүче әниебез, дәү әниебез ШАКИРОВА ӘМИНӘ КАСЫЙМ КЫЗЫның 11 февральдә 90 яшьлек юбилее.


Кадерлебез! Бу юлларны язганда күзләрдән яшь тама. Күпне күрдең, күпне кичердең, язмыш сынауларыннан сынмадың. Гафу ит безне, күрешүебез сирәк булса да, без сине яратабыз, ихтирам итәбез. Киләчәк туар көннәр сиңа сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык китерсен.
Рәхмәт сиңа шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт хисләр белән караган күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.


Иң изге теләкләр белән, барлык туганнарың исеменнән – Ильичевлар гаиләсе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: