Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Ачасыр авылында яшәүче кадерле әтиебез Гусман Зиннур улы Вәлиуллинны олуг юбилее белән котлыйбыз.

09 апреля 2021, 06:00

340

0

1

Олы Ачасыр авылында яшәүче кадерле әтиебез Гусман Зиннур улы Вәлиуллинны олуг юбилее белән котлыйбыз.

Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз. Әти,син әле балаларыбызга да ягымлы дәү әти. Йортыбызның нуры, тормышыбызның терәге булып, кадер-хөрмәттә, әниебез белән тигезлектә, яшәүдән ямь табып, рәхмәтләргә төренеп, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак гомер кичерергә язсын сиңа, әтиебез!

Әни белән тигез яшәгез сез,
Ничек матур парлап йөргәндә!
Шулай бергә каршы алыгыз сез,
Без сагынып кайтып кергәндә.

Сине яратып, балаларың: Гөлназ–Фәрит, Гөлнара–Рамил,
Чулпан–Радик, оныкларың Индира, Фирзәр, Камил, Камилә, Самира, Самир.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев